Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Язгы мәрхәмәтлелек атнасы – “Спорт сөюче Татарстан”

2018 елның 16 марты, җомга

   Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында, Сарман районы «Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре  график нигезендә Петровка мәктәбенә бардылар. Өлкән класс укучылары белән  фильм карауны оештырдылар һәм аның эчтәлеге буенча фикер алыштылар. Шөгыль  барышында  “Общее дело” иҗтимагый фондының материалларын кулланып, балаларга яман гадәтләрдән сак булырга,  сәламәт  яшәү рәвешен  девиз итеп алырга чакырдылар. 14 – 17 яшьлекләр арасында   “Медиакуркынычсызлык” темасына анкета уздырылды.  Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә  гомумсәламәтләндерү  зарядкасы үткәрелде һәм “Общее дело”  иҗтимагый оешмасының  “Зарарлы  төтен серләре”  исемле мультфильмы   күрсәтелде;    начар гадәтләрнең  аяныч нәтиҗәләргә китерүе төшендерелде.

#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International