Сарман районы “Волонтер” иреклеләр үзәге: Язгы мәрхәмәтлелек атнасы – “Спорт сөюче Татарстан”

2018 елның 16 марты, җомга

   Язгы мәрхәмәтелек атнасы кысаларында, “Шәфкатъ” үзәгендә эшләп килүче волонтерлар укучылар белән тәнәфес вакытында “ПодЗарядка” флешмобын үткәрделәр. Акцияның төп бурычы – яшьләрнең игътибарын сәламәтлекл саклауга җәлеп итү, көндәлек гимнастика ясауга, саф һавада ешрак булуга, спорт корылмаларына йөрүгә өндәү. Күңелле, ритмик музыка астында күнегүләр комплексы эшләнде. Мондый төр разминка эшкә сәләтне арттырып кына калмый, сәламәтлекне дә ныгыта, көне буена яхшы кәеф белән дә баета.

#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International