14 гыйнварда 2018 г «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И. мәктәп балалары белән А. К. Толстой иҗаты буенча «Аның иҗат елгасы гасыр аша бәреп чыгы”- темасына викторина үткәрде.
Бу чараның максаты: А. К. Толстой тормышы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итү.
Приютта тәрбияләнүчеләр язучының тормышы һәм иҗ аты белэн таныштылар. Балалар җәнлеклэр турында басылган әкиятлэрен «Саескан әкиятләр» җыентыгыннан белделәр. Әкиятләр «Саескан», «Тычкан», «Кәҗә» әкиятләре балаларда гаҗәпләнү һәм көлкү барлыкка китерде. 1936 елда итальян язучы К. Коллоди мотивлары буенча Алексей Толстой үз әкияти повестен язган - "Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары". Ул хәзер дә күп илләрдә билгеле.
Чара ахырында укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.