Югары –Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында “Ягез,әле, кызлар” бәйрәм чарасы.

2018 елның 16 марты, җомга

14 нче март көнне Югары Утар балалар йорты интернатында 8 нче март бәйрәме уңаеннан “Ягез, әле, кызлар” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә интернатыбызның иң сөйкемле, сылу, шаян, матур кызлары катнашты.

Кызлар үзара “Энеңне, сенлеңне киендер”, “Оста пешекче” , “Оста чәчтараш” бәйгеләрдә ярыштылар. Шулай ук иҗади яктан да, җырга- моңга сәләтләрен күрсәттеләр.  Егетләр алар өчен бик матур концерт куеп, бәйрәм белән котладылар.

Тамашачылар да читтә калмады, “Дөрес җавап бир” конкурсында катнашып,  табышмакларга, кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. Бәйрәм ахырында, Динара барлык тәрбиячеләрне бәйрәм белән котлады һәм  үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк итте.

Бәйрәм барлык балаларга да ошады, барысы да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International