Гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белү, куркынычлыкларны алдан күрергә өйрәнү, үз гомерең һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр гомере өчен җаваплылык хисен аңлау максатыннан “Веста” Үзәгендә янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре буенча системалы рәвештә эш алып барыла. Чөнки янгынны булдырмау һәм аңа каршы көрәш, профилактика эшен яхшы алып барган урыннарда гына уңышлы була.
2018 елның 4 нче апрелендә уздырылган чираттагы дәрес барышында янгын очрагында хезмәткәрләрнең гамәләре, стационар һәм мобиль телефоннан янгын сүндерү хезмәтен чакыру, дөрес эвакуация мәсьәләләре яктыртылды. Беренчел янгын сүндерү чараларын дөрес куллануга аеруча игътибар бирелде, чөнки һәрбер хезмәткәр гадәттән тыш хәл вакытында янгын сүндергеч (огнетушитель) белән куллана белергә тиеш.
Дәрес барышында янгын сүндерү темасына видеоролик күрсәтелде.