"Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорты“Заманнан артта калмыйбыз” дәресе

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

 Тема: “Заманнан артта калмыйбыз”

Максат:

        Өлкән яшьтәге кешеләрне социаль яклау, Интернет- технологияләрен үзләштерү шарталарында, шәхси үсеш мөмкинлеге бирү, яшәү шартларын яхшырту, дәресләрдә актив булуның яңа юлларын эзләү.

Куелган мәсьәләләр:

1.Персональ компьютерда эш белән таныштыру

2.ПК белән эшләү тәртибен күрсәтү

3.Башлангыч дәрәҗәдә популяр компьютер программалары белән эшләргә өйрәтү.

4.Интернет аша дәүләт һүм муниципаль хезмәтләр алу мөмкинлеге турында гомуми мәгълүмат бирү

 

Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр –  җәмгыятьнең яклаучысыз калган, аерым игътибар таләп итүче катламы. Аларга яңа яшәү шарталына ияләшү, психологик авырлыклар кичерү генә түгел, пенсиягә чыгу, инвалидлык билгеләү белән бәйле тагын бик күп социаль-экономик проблемалар белән дә очрашырга туры килә. Өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итү медик һәм материаль ярдәм белән генә чикләнеп калырга тиеш түгел.Аларга аралашу, аеруча зур игътибар һәм аларны кайгырту кирәк.

Җәмгыятьтә үзләрен кирәкле итеп тойсын өчен, без Картлар һәм инвалидлар йорты яшәүчеләрен төрле шөгельләр белән кызыксындырырга, бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге тудырырга, яңалык бирергә тырышабыз.

Шундый дәресләрнең берсе – “Компьютерда эшләргә өйрәнү нигезләре”. Пенсионерлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр яңалыкны бик тиз үзләштерәләр. Компьютерны куллану, интернет челтәре алар өчен хәзер таныш әйберләр.

  Аларның компьютер технологияләрен өйрәнү өлкәсендә алган белемнәре – ул яшәеш кыйммәтләренә, социаль җайлашуга беренче адым.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International