“Әдәби кунакханәдә”

2018 елның 6 апреле, җомга

6 нчы апрель көнне Чистай шәһәренең “Юлдаш” исемле картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр чираттагы “Әдәби  кунакханәдә” очрашуда булдылар.

    Татар халкының күренекле язучысы,шагыйрь һәм драматург Әхмәт Фәйзи иҗатына,тормыш юлына  багышланган әдәби чараны  шушы учреҗдениянең мәдәни чаралар оештыручысы Миргазова Гөлсем Наип кызы һәм Чистай үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Заббарова Зөһрә Рәлифкызы бик үзенчәлекле һәм файдалы итеп уздырдылар.

   Әлеге чараның максаты -Татарстан республикасы язучылары һәм аларның иҗатлары белән якыннан таныштыру, туган телне саклау,үстерү, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү. Чарада барлык катнашучылар да язучы Әхмәт Фәйзи иҗатын кызыксынып, яратып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Китапханә хезмәткәре тарафыннан әзерләнгән презентация исә беркемне дә битараф калдырмады. Язучы яшәгән чорны, ул узган юлларны, аның иҗатын  тагын да яхшырак күзалларга ярдәм итте.

Әхмәт Фәйзи үзенең беренче шигырьләрен, хикәяләрен, кечкенә пьесаларын, үзе укыган китапларга карата “тәнкыйди фикерләрен” 1915 елда яза башлый.Ул төрле өлкәләрдә иҗат итә, үзенең көчен сыный, каләмен чарлый.Балар язучысы, җурналист,  прозаик, драматург, публицист Әхмәт Фәйзинең күп хезмәте татар драматургиясен үстерүгә юнәлдерелгән була, ижатында юмор-сатирага зур урын бирә.1943 нче елда аның  “Тукай” тарихи – биографик драмасы күп тираҗ белән басыла һәм тиз арада халык арасында тарала. «Тукай романы» өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Ул — әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәләрендә бай мирас калдырган язучыларның берсе. Язучы шулай ук киносценарийлар, балалар өчен тезмә һәм чәчмә әсәрләр әдәби тәрҗемәләр авторы буларак та билгеле. Александр Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясен, «Братья разбойники» («Юлбасар туганнар») поэмасын, Николай Гогольнең «Тарас Бульба» повестен һәм башка шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүче дә ул.

  Әдәбият өлкәсенә керткән уңышлары  өчен Әхмәт Фәйзигә ТАССРНЫҢ һәм РСФСРНЫҢ атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.

“Әдәби кунакханә”дә катнашучылар язучы иҗаты белән кызыксынып, китапларын укырга алдылар,үзләре дә чарада язучы шигырҗләрен укыдылар.Соңыннан оештыручыларга җылы теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.Шундый чараларның ешрак уздырылуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International