Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” ВЛКСМның 100 еллыгы

2018 елның 6 апреле, җомга

ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан “Казан арты”  тарихи- этнография музенда “Комсомол юкка булмаган! Комсомол- ул планета яшьлеге!” дигән тематик экскурсия узды. Арча балаларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен күп мәгълүмәт бирелде. Музей хезмәткәрләре тарихи киштәләрдәге фотосүрәтләр, әсбаплар һәм җиһазларны күрсәтеп, комсомол оешмасының ничек барлыка килүен,  комсомолларның уңышлары турында, сугыш елларындагы батырлыклары, зур төзелешләрдә катнашулары хакында сөйләделәр. Һәрвакыт комсомол алда барган!  Тәрбияче Кәримуллина Зулфия әйтүенчә, мондый экскурсияләр балаларны тарихны тирәнтен өйрәнүгә, Ватанга мәхәббәт уята, әхлак һәм воҗданлылык хисләре тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International