“Тыңлый беләбезме?” «Веста» Үзәге .

2018 елның 6 апреле, җомга

 “Тыңлый беләбезме?” дип аталучы төркемле дәрес «Әйләнә-тирә кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү» технологиясе  кысаларында «Веста» Үзәге педагогы социаль ярдәм күрсәтелүче балигъ булмаганнар өчен үткәрелде. Максат: балигъ булмаганнар бер-берсе арасында һәм башка кешеләр белән аралашу вакытында үз-үзеңне дөрс тоту күнекмәләрен җиткерү.

Дәрес башында социаль педагог катнашучылардан әңгәмәдәшләрен тыңлый беләләрме дип кызыксынды. Балалар берсүссез әйе дип җавап бирделәр. Әмма “Тыңлый беләсезме” дип аталаучы тестны үткәннән соң, бу җавапның бераз ялгыш булуы күренде. Әңгәмә барышында социаль педагог балалар белән «Әңгәмәдәшне ничек тыңларга кирәк? Тыңларга нәрсә комачаулый?» кебек сорауларга җавап эзләделәр. «Ватык телефон» уенында балалар башка кешене ничек итеп дөрес ишетә белергә өйрәнергә кирәк икәненә төшенделәр.

Дәрес ахырында балалар белән берлектә: әңгәмәдәшчегә игътибарлы булырга, аралашкан вакытта бүлдермәскә, күптөрле сораулар яудырмаска һәм киңәш сорамасалар юк-барга да киңәш бирмәскә кирәк дигән гомуми нәтиҗәләр чыгардылар. Балалар исә, киләчәктә уңайлы әңгәмәдәш булырга өйрәнәчәкбез дигзн фикерләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International