Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты - интернатында «Безнең беренче уңыш» темасына хезмәт шөгыле.

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Яшь үзенчәлекләренә карап балалар тәрбиячеләр белән берлектә торле шөгыльләрне башкаралар.Җәйге чорда балар йорты тирәсе шау чәчәккә күмелә.Иң беренче теплицада беренче уңыш өлгерә.Балалар бакча эшләренең һәрбер этабында бик теләп катнашалар:утыртудан башлап уңышны җыеп алу чорына кадәр.Беренче тапкыр бакча эшендә катнашу күпме шатлык бит ул! Кечкенә генә бакчабызда : бәрәңге, кабачки,чөгендер, кәбестә ,суган кебек яшелчәләр үссә, теплицабызда инде беренче кыярларыбыз да күренә башлады.Югары төркемдә тәрбияләнүче балаларыбызның горурланыр эшләре дә бар.Шулай булгач,юкка тырышмаганбыз! Бу бит бик мавыктыргыч шөгыль. Тәрбиячеләрнең мондый чараларны дөрес итеп оештыруы, безнең балаларның уңышларында да күренә.Мондый бердәм хезмәт, балаларны тәрбияле, хезмәт соючән итеп тәрбияләргә бик зур ярдәм итә.Без ышанабыз, киләчәктә безнең балаларыбыз җәмгыятькә кирәкле кеше булып үсәрләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International