«Уйный-уйный өйрәнәбез» шөгыльләр циклы кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Анастасия Ильина социаль ярдәм күрсәтелүче балалар өчен «Танышу» дигән төркемле чара уздырды. Максат: танышу вакытында булган сөйләм кагыйдәләрен өйрәнү.
Дәрес башында барлык катнашучылар да бергәләшеп түгәрәккә бастылар, педагог “Түгәрәктәге туп” дип аталган танышу күнегүе үткәрде, бу уенда балалар үзләренең исем-фамиляләрен һәм ничә яшь икәнен әйттеләр. Үзе белән таныштырган һәрбер кешене баш иеп сәламләделәр: моны танышу вакытындагы беренче этикет күнекмәсе итеп кабул итегез, - дип аңлатты педагог.
Өлкән кешеләр һәм балалар төрлечә танышалар – яшьрәкләр үзләренең исем фамилиясен генә әйтсәләр, өлкәннәр тулысынча фамилия, исем һәм атасының исемен әйтәләр икәнен искәртеп үтте ул. Кешеләр танышкан вакытты дустанә булырга тиешләр, яңа танышына: “Мин бик шат” диеп әйтәләр, бер-берсе белән кул биреп күрешәләр һәм бу этикет кагыйдәләре икәнен аңлатты.
Шуннан соң катнашучылар “Таныш булыгыз, зинһар!” дигән хикәя тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң балаларга “Яңа кунак килгәндә үзеңне ничек тотасың” дигән танышу уены тәкъдим ителде. Иң мөһиме, балалар уен барышында тупас булуга караганда кунакчыл булуың яхшырак икәнен аңладылар.
Дәрес ахырында, балалар белән «Әдәпле песи», дигән уен үткәрелде. Уен барышында катнашучылар бер-берсенә матур сүзләр әйттеләр, әмма бер шарт белән: алдан әйткән сүзләрне кабатларга ярамый. Балалар рәхәтләнеп яхшы сүзләрне исләренә төшерделәр һәм уңай кичерешләр алдылар.