20 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Дәүләтҗанов Мостафа, «Күңелле теннис» дип исемләнгән спорт чарасы үткәрде. Әлеге чарада 3 тәрбияләнүче катнашты.
Чараның төп максаты булып тора:
1. Өстәл теннисы белән шөгельләнү ярдәмендә укучыларның Организмнарын ныгыту;
2. Комплекслы рәвештә балаларның координацияләрен, көчләрен, сыгылмалыкларын, җитезлекләрен үстерү;
3.Җаваплылык хисен, матурлык, дуслык, кайгыртучанлык хисләрен формалаштыруда ярдәм күрсәтү.
Теория өлеше: өстәл теннисының кагыйдәләре һәм уйнау техникасы белән таныштыру үткәрелде. Алга таба тәрбияләнүчеләр уенның үзенә, бер-берләре белән ярышуга күчтеләр.
Уенның нәтиҗәләре:
1 урын: Глеб;
2 урын: Александр;
3 урын: Анастасия.
Әлеге ярыш барлык катнашучыларныда күңелләренә хуш килде. Алга таба да әлеге спорт төре буенча тренировкалар үткәреләчәк...