“Татарстан Республикасының Дәүләт символикасы”. «Веста» Үзәге.

2018 елның 20 апреле, җомга

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында 2018 елның 12 апрелендә 1 номерлы социаль участокта «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алия Малякова “Ватаныбызның ышанычлы уллары” дәресләр циклыннан  тулы булмаган, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләдәге балалар өчен “Татарстан Республикасының Дәүләт символикасы” дип аталган дәрес үткәрде.  Максат: балаларда патриотик хисләр, Ватанга карата хөрмәтне тәрбияләү, балаларда Татарстан символикасы турында булган белемнәрне киңәйтү.

Дәрес башында белгеч балалардан Республикабызның нинди тирәлектә урнашуын, башкаласы ничек атала икәнен, бу якларның үзенчәлекләрен  белү-белмәүләре белән кызыксынды. Катнашучыларның җавапларын тыңлаганнан соң белгеч Татарстанның Рәсәй территориясендә иң күпмилләтле республикаларның берсе икәнен әйтте, монда барлыгы 115 милләт вәкиле яши, республикада машина төзелеше яхшы үсеш алган, органик һәм неорганик химия, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате киң өлкәдә алып барыла диде. Шулай ук Татарстан символикасы – герб, флаг, гимн турында да сөйләнелде. Балалар гербтагы төсләрнең мәгъгәсен, флагта яшел, кызыл, ак төсләр нисбәтен ничек икәнен сорадылар. Әңгәмәдән соң балаларга ике командага бүленеп тизлеккә биремнәр үтәргә тәкъдим ителде: беренчесендә тизлеккә герб сүрәтен пазллар аша җыйсалар, икенчесендә флаг рәсемен төсле каләмнәр белән буярга кирәк иде. Бардык биремнәрне дә укучылар тулысынча уңышлы башкарып чыктылар.

Ахырда, «Шәһәрләр» уенында, катнашучылар үзләре булган шәһәрләрне атадылар, анда күргәннәрен, истәлекле урыннарын сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International