2018 елның 20 нче апреленнән Татарстан Республикасында «Язгы игелекләр атнасы» башланып китте. Бу акция безнең рспубликада гына түгел, Бөтен Рәсәй буйлап үткәрелә.
2018 елның 20 апреле көнне «Веста» Үзәге белгечләре волонтер берләшмәләренең активистлары белән берлектә, Татарстан Республикасында яшьләр арасында волонтерлык хәрәкәтен популярлаштыру һәм бу агымга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максаты белән «Игелек Маршы» үткәрделәр.
Яңгырлы һава торышы булуына да карамастан, яшь волонтерлар шәһәребез урамнарына «ДоброГод» дигән китапчыклар таратырга чыктылар. Юлларында очраган һәрбер кеше белән аралаштылар, аларга “Язгы игелекләр атнасы” турында сөйләделәр, волонтер буларак ниндидер яңа әйберләргә өйрәнеп булуын, җаваплылык, түземлек хисен арттырырга, кайбер өлкәдә һөнәри осталыкны арттырып була икәнен сөйләделәр. Иң мөһим әйберне истән чыгармаска кирәк – ул да булса мәрхәмәтлелек хисен, һәм төрле өлкәдә кешегә ярдәм кулын сузып була икәнне искәрттеләр. Балалар йортына уенчыклар һәм китаплар илтүме ул, хайваннар приютына ашамлыклар илтүме, ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм, мохтаҗларга азык-төлек белән ярдәм итү булсынмы – болар барысы да тормышны яхшырак итәр өчен кылган игелекләр булып саналуын аңлаттылар.
«Игелекләр Маршы» Язгы игелек атнасының башлангыч ноктасы булып торды, волонтерлар әле атна дәвамында бик күп хәйрия чараларда катнашачаклар.