Алабуга “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар өчен “Кечкенә батырлар” дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның төп максаты – балаларда Туган ил өчен горурлык хисләре уяту, якташлары үрнәгендә батырлык тәрбияләү булып торды.
Илебезнең Бөек Җиңү көне якынлаша. Базнең бабаларыбыз Ватаныбызның киләчәге өчен берни дә кызганмадылар, үзләрен аямыйча көрәштеләр. Балалар Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова кебек батырлар турында өйрәнделәр. Алар – зурлар белән беррәттән илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән балалар. Аларның батырлыгы бүгенге көнгә кадәр онытылмый.
Батырлыклар кылырга әзер булган балаларны бүгенге көндә дә очратырга мөмкин. Һәрбер заман балалары үзләрендә батырлык табып, ярдәмгә мохтаҗлар яныннан үтеп китмичә, аларга ярдәм итәргә әзер. Иң мөһиме – үз вакытында аларда бу бутарлыкны тәрбияләп, кешелеклелек сыйфатлары булдыру.