23 апрель 2018 ел, дүшәмбе
Балалар бик тиз үсеп җитәләр, балачак елларының барысын хәтердә калдырасы килә. “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Нигмәтҗанова Зөлфирә , Закирова Сәкинә һәм Саттарова Гөлчәчәк “Әйдәгез танышабыз!” дип аталган шоу оештырдылар.
Бәйрәмнең максаты булып балаларның һәм әти- әниләрнең кәефләрен күтәрергә ярдәм итү һәм уйнату иде.
Күңелле музыка тыңлап балалар төрле уеннар уйнадылар. Программаны төзегәндә балаларның яшен һәм диагнозын исәпкә алдылар.
Программа ахырында бергәләп фотога төштеләр һәм татлы күчтәнәчләр алдылар. Барлык катнашучылар да кәнагать калдылар.