Санкт-Петербург шәhәрендә «Өлкән буын» дип исемләнгән ХХIII нче Халыкара форум башланып китте hәм 21 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк

2018 елның 20 апреле, җомга

  Форум Санкт-Петербург җитәкчеләре, биорегуляция hәм геронтология институты, «ЭскпоФорум-Интернэшнл» компаниясе тарафыннан үткәрелә.

   Татарстан Республикасы делегациясе составында  форум эшендә «Алабуга өлкән яшьтәгеләр  hәм инвалидлар интернаты» директоры Елена Анатольевна Голованова катнаша.

   Дүрт көн дәвамында форумда катнашучылар өчен « Социаль адаптация, заманча җәмгыятьтә өлкән яшьтәге кешеләрнең сэламэтлеге турында кайгырту hәм аларга ярдәм итү» дигән исем астында халыкара фәнни-практик конгресс уткәреләчәк, тематик конференцияләр, түгәрәк өстәл артында сөйләшуләр hәм төрле кургәзмэлэр, «Язгы кәеф» дип аталган ярминкэ дэ булып узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International