“Чернобыль- гасыр фаҗигасе”

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

1986 нчы елның 26 апреле кешелек тарихына иң куркыныч, иң хәтәр көннәрнең берсе булып кереп калды. Бүген Чернобыльдәге атом станциясе шартлап, барлык Җир шарын үлем сөременә төргән ул дәһшәтле көнгә 32 ел булды. “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты“Юлдаш”та тәрбияләнүчеләр өчен  “Чернобыль- гасыр фаҗигасе” дип исемләнгән тематик чара үткәрелде.

 Бүлек мөдире Елена Малолеткова документаль фактларга нигезләнеп эшләнгән презентация ярдәмендә шул чорга якын булырга, чарага килгән һәркемгә шул елларның хис-кичерешләрен тәкъдим итәргә тырышты. Шул чорга, шул дәһшәтле көнгә якынлашкан саен, кичәдә катнашучының кызыксынуы да, хис-кичерешләре дә арта барды. Кичә ахырында һәр катнашучы: “Чернобыль сүзен ишеткәндә, минем күңелдә туган хисләр ул - ...” фразасын дәвам итеп, чара барышында күңелләрендә туган уй-кичерешләре белән уртаклашты. Нинди генә фикерләр яңгыраса да, хисләр барыбер газап, башкаларны кызгану уртак хисләргә барып тоташты. Апрель төненә каршы булган вакыйгаларны бар нечкәлекләре белән тасвирлап биргән документаль фильмны һәркем тын да алмый, бирелеп карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International