Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән 20-25 апрель көннәрендә Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Европа иммунизация атналыгы уздырыла. Аның максаты - мөмкин кадәр күбрәк кешегә вакцина ясау, вакцинаның йогышлы авырулардан саклану чарасы булуын халыкка аңлату, вакциналар хакында мәгълүмат тарату. Акция “Иммунизацияләүдәге кимчелекләрне бетерергә!” шигаре астында уза.
26 апрель көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та реабилитация бүлеге белгечләре, медицина училищесының студент-волонтерлары белән берлектә, “Иммунизацияләүдәге кимчелекләрне бетерергә!” исеме астында тематик әңгәмә оештырды. Кичә барышында әлеге темага карата видеороликлар да күрсәтелде. Чарада катнашучылар вакцина ясау буенча бик күп сорауларга җавап таптылар. Булачак шәфкать туташлары биредә тәрбияләнүчеләргә карата җылы карашларын кызганмады. Чараны йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килделәр, иммунизация инфекциягә каршы яхшы профилактик чара һәм бердән – бер дәвалау ысулы булып тора.