25 апрельдә Үзәкнең Түбән Кама бүлекчәсендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар “ Могҗизалар кыры” уенында актив катнаштылар.
Республика куләм «ДоброГод» дип исемләнгән иреклеләр акциясе кысаларында «Исток -Башлангыч узәгенең социаль тәрбиячесе, 26 апрель көнне Наталия Ташлинцева “Вич hәм Спид: дерес hәм миф” дип аталган, яшусмерләр ечен мәгълумәти белешмә биругә юнәлтелгән дәрес уткәрде. Дәреснен төп катнашучылары, Лениногорск шәhәре, педагогик колледжының укучылары иделәр.
БөтенРәсәй «Язгы игелек атнасы» һәм Республика иреклеләр «ДоброГод» акцияләре кысаларында 2018 елның 25 апреле көнне «Веста» Үзәгенең социаль педагоглары “Җиңү агачы» дип аталган акция үткәрделәр, бу чарага социаль ярдәм күрсәтелүче балалар һәм волонтерлар да җәлеп ителде.
Бөтенроссия «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында, 2018 елның 25 нче апреле көнне «Веста» Үзәгенең социаль педагоглары социаль ярдәм күрсәтелүче 12 бала өчен “Хәтер агачы” дип аталган иҗади дәрес уздырдылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе базасында хезмәткәрләр, "Пульс" клубына йөрүче актив пенсионерлар, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре белән очрашу узды.
Бүген Федоровка интернат-йортында Чернобыль фаҗигасен искә алу кичәсе үткәрелде. Аның максаты – әлеге фаҗигане кабат искә төшерү. Интернатта яшәүчеләр әлеге фаҗига турында кабат искә алып, башка мондый коточкыч хәлнең башка беркайчан да кабатланмавын теләүләрен белдерделәр.
2018 елның 26 апрелендә Халыкара радиация һәлакәтләре һәм бәлаказалары корбаннарының 32 еллыгын искә алу көне уңаеннан “Наз” үзәге белгечләре 22 райондашыбызга өйләренә барып азык-төлек пакеты һәм 2018 елның икенче яртыеллыгына “Моя газета” гәҗитенә язылу квитанцияләрен тараттылар.
Социаль “Маяк” үзәгендә 26 апрель көнендә Бөгелмә шәһәренең хастаханесенең инфекция бүлекчәсе мөдире Миргалимов Р.М. иммунитет турында төркем әнгәмә үткәрде. Нинди ул роль уйный кешенең тормышында.
2018 елның 26 апрелендә Арча картлар йортында изотерапия дәресе утте, социаль хезмәт алучылар бик актив катнаштылар. Г.Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясадылар.