ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

        24 апрельдән Татарстанда “Георгий ленталарын” өләшү традицион акциясе башланды.

       2018 елның 3 маенда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Гарәфетдинова Эльмира Кукмара волонтерлары белән берлектә “Георгий лентасы” акциясен оештырды.Волонтерлар  Кукмараның үзәк урамы буйлап халыкны  “Георгий лентасын” ничек тагу серенә төшендерделәр. Акциядә иллеләп кеше катнашты.

       “Георгий лентасы”-ул хәтер ясагы.Тынычлыкны яклап сугышканда югалган солдатларны искә алу,ветераннарга хөрмәт символы, Бөек Ватан сугышында җиңү белән горурлану һәм  үз гомерләре  барәбәренә сугыш кырында тынычлыкны саклап сугышкан солдатларга  рәхмәт әйтү билгесе дә булып тора.

Бөек җиңү көнен билгеләп үтү кысаларында өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән  аларга игътибар күрсәтеп очрашулар оештырдылар.

Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә бүгенге көндә алтмыш дүрт тыл һәм бер Бөек Ватан сугышы ветеранына социаль хезмәт күрсәтелә.

Шушы көннәрдә бүлекчә хезмәткәрләре Кукмара районы Югары Өскебаш авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтова Нахар Каюм кызында булдылар. Нахар Каюм кызы социаль хезмәтләрдән 2011нче елдан файдалана. Нахар апа 1921 нче елда туган, сугыш башланганда аңа 20 яшь була, әтисе фронтка киткәндә алар әнисе белән биш бала калалар.

Аңа өлкән кешеләрнең хезмәтен башкарырга туры килә,  көн-төн колхозда хезмәт куя. Ул окоп казырга ярдәм иткән, ә  кичләрен солдатларга оекбашлар һәм бияләйләр бәйләгән. Нахар апа Җиңү өчен, Ватан өчен үзенең соңгы көчен биреп эшләгән.

Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны кисәтү эше кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова «Якын кешеләр» клубы кысаларында социаль ярдәм күрсәтелүче  хатын-кызлар арасында «Без бергә бәхетле» дип аталган дәрес үткәрде.

Бөек җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре җирле үзидарә, мәдәният йорты, беренчел иҗтимагый оешма вәкилләре һәм мәктәп укучылары белән берлектә сугыш ветераннарын һәм толларны бәйрәм белән котлауны оештырды.

“Туган як” акциясы кысаларында, Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче Стяжкова Анисья Алексей кызы картлар йорты хезмәткәрләре белән, туган ягы, Тукай муниципаль районы Мрәс авылына барып кайтты. Анисья Алексей кызы гомере буе бозау караучы булып эшләгән. Аны Сайдашев исемендәге СХП эшчеләре бик җылы каршы алды. Чәй эчерттелэр, бүләкләр бүләк иттеләр.

Бу сәяхәт Анисья Алексеевнага бик ошады. Ул, шатлыклы күз яшьләре белән хезмәткәрләргә рәхмәтен белдереп, интернатта яшәүчеләргә сәфәр турында сөйләде.

 

Тукай картлар һәм инвалидлар интернат йортында өмә дәвам итә. Учреждение хезмәткәрләре белән беррәттән интернат – йортта яшәүчеләр дә,  хәлләреннән килгәнчә, өмәдә катнашалар.    

Федоровка интернат-йортында Бөек Җиңүгә багышланган чаралар күп үткәрелә. Биредә биш Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны яши. Бүген социаль эшләр буенча белгеч Руфил Дәүләтшин алар белән “Җиңүгә юл” дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичәнең максаты – Бөек Ватан сугышын искә алу, җиңүгә өлеш керткән ветераннарны хөрмәтләү.

4 май пәнҗешәмбе елдан ел истәлекле  Җиңү Көне артта кала бара. Исән Бөек Ватан сугышы геройлары азрак кала. Мәңгелек дан аларга, хөрмәт. Лениногорск  муниципаль районының дәүләт автоном «ҮЗӘГЕ «Исток-Башлангыч» бүлекчәсе өйдә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә Бөек Җиңү бәйрәменең 73-нче еллыгына багышланган «Беркем дә, берни дә онытылмады» дигән акцясы уздырдылар.

4 май 2018 ел, җомга

Тәрбиячеләр Свиньякова Юлия  һәм  Самойлова Гөлчәчәк “Табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдә үз- үзеңне тоту” дигән  әңгәмә үткәрделәр.

 

        4 нче май 2018 ел

Җиңү көнен каршылап…

            Бәйрәм алдыннан Яңа Чишмә интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар социаль эш буенча белгеч Мостафина Гүзәл һәм тәрбияче Вафина Зинаида үткәргән арт-терапия дәресләрендә үз куллары белән георгий тасмаларында брошкалар ясадылар, кул астындагы материаллардан уйлап “Җиңү аллеясы” ясап куйдылар, каен урманы да “утырттылар”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International