Эшчеләр тол калган хатыннарның, сугышта катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып рәхмәт белдерделәр. Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар ветераннарга бушлай социаль-көнкүреш эшләр күрсәттеләр. Социаль хезмәткәрләр һәм 11, 3 мәктәп укучылары шәһәр зыяратында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның җирләү урыннарын җыештырүы матур традициягә әверелде. Авылда эшләүче социаль хезмәткәрләр дә шәһәр хезмәттәшләренән калышмадылар. Волонтерлар белән берлектә якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, йорт янындагы ишек алларын җыештырдылар. Шулай ук хезмәткәрләр көче белән авылдагы сугыш даны хәйкәлләре тәртипкә китерелде.