Алар Җиңүгә өлеш керткәннәр

2018 елның 4 мае, җомга

Федоровка интернат-йортында Бөек Җиңүгә багышланган чаралар күп үткәрелә. Биредә биш Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны яши. Бүген социаль эшләр буенча белгеч Руфил Дәүләтшин алар белән “Җиңүгә юл” дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичәнең максаты – Бөек Ватан сугышын искә алу, җиңүгә өлеш керткән ветераннарны хөрмәтләү.

Авыр сугыш елларын кичкән Анастасия Морозова, Минкамал Нургатина сугыш еллары авырлыкларын искә алып, үсмер чактан ук терлекчелектә эшләүләре турында сөйләделәр. Ә сугыш елы баласы булган Раиса Шевченко сугыш башлану белән әти-әнисен һәм туганнарын югалту ачысын күз яшләре белән искә төшерде. Ветераннар бүгенге тыныч һәм матур, тук тормышның кадерен белергә киңәш иттеләр. Кичәдә катнашучыларның һәркайсына георгий тасмасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International