«Астра» тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре ”Табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдә үз- үзеңне тоту” дигән әңгәмә үткәрделәр.

2018 елның 4 мае, җомга

4 май 2018 ел, җомга

Тәрбиячеләр Свиньякова Юлия  һәм  Самойлова Гөлчәчәк “Табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдә үз- үзеңне тоту” дигән  әңгәмә үткәрделәр.

Әңгәмәнең максаты: балаларның гадәттән тыш хәлләрдә белемнәрен гомумиләштерү, куркынычсызлык кагыйдәләре белү, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру, табигатькә сак караш, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Эңгәмә барышында балалар : вулкан, җир тетрәү, су басу, урман янгыннары турында белделәр. Сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Экстремаль шартларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар.

Әңгәмә балаларның куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белемнәрен тагын да арттырды. Бу чарада 18 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International