04 май 2018 ел, җомга
Шимбә өмәсе — коллективны берләштерү һәм психологик климатны яхшырту өчен менә дигән чара. Шимбә өмәсе үзара бәйләнеш, формаль булмаган аралашу өчен шартлар тудыра. Мәгълүм булганча, кешеләрне берләштәрүче иң яхшы чара- гомумфайдалы булган эштә катнашып, бергәләшеп эш кылу.
Һава җылынып, безгә ниһаять мутыр, кояшлы көннәр бүләк итте. Яшел Үзән психоневрологик интернатының тәэмин ителүчеләре, эш инструкторы М.Г.Дмитрошкина белән берлектә чыгып, территорияне тәртипкә салу һәм чистарту эшләрендә катнашты. Гомумән әйткәндә, шимбә өмәсе киң күләмле булып чыкты: чүпләр җыелды, чәчәклек һәм үлән җирләре былтыргы яфрак һәм үләннән аруландырылды һәм казып йомшартылды. Шуны искәртеп әйтәсе килә- моның кебек чаралар бик кирәк һәм интернаттагылар аларда бик теләп катнаша, чөнки интернатыбызның май бәйрәмнәренә болай күзгә күренеп ямләнеп китүендә һәрберебезнең керткән өлеше бар.
Менә дигән, бик шәп эшләдек!