«Аеклык ноктасы» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәгенең психологы Наталья Емельянова “Аноним наркоманнар” клубы әгъзалары белән берлектә проектта катнашучы хатын-кызлар белән «Чыгу юлы бар» дип аталган чираттагы дәрес үткәрде. Максат: начар гадәтләрдән азат ителүнең уңай тәҗрибәсе белән алмашу.
Очрашуда катнашучылар «Аноним наркоманнар» вәкилләренең тормыш вакыйгаларын игътибар белән тыңладылар, “бәйлелек” вакытында үз-үзләрен тотышлары белән кызыксындылар, үз тормышлырында булган күп кенә сорауларга җавап таптылар, аларны борчыган күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертелде. Әйтик, күпләр өчен мөһим булган сорауга: «Әгәр дә “бәйле” кешенең теләге булмаса, аны көчләп бу берләшмәгә китерергә ярыймы һәм моның уңай нәтиҗәсе була аламы?” җавап итеп, АН» клубы вәкилләре бу хәтта хуплана диделәр, чөнки кешенең беренче очрашудан соң кызыксынуы уянырга мөмкин, бәлки соңыннан бу клубка йөрергә теләге туар һәм начар гадәтләрдән баш тарта алыр дигән фикерләрен белдерделәр. Аннары шушы очракларга охшаш мисаллар китерелде.
Очрашу ахырында «АН» вәкилләре, катнашучыларга үз сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга чакырдылар, үзләренең дәресләренә, очрашуларына килүләрен сорадылар, ә очрашуда катнашучылар бу очрашудан “бәйлелектән” чыгу юлы бар, бу халәттән котылып була, моннан чыгу теләге генә булырга китеш һәм барысы да үзебездән генә тора дигән уй белән киттеләр.