“Балкыш “ социаль приютында 9 май бәйрәменә багышланган рәсем күргәзмәсе оештырылды.

2018 елның 16 мае, чәршәмбе
Ватан хакына һәлак булганнар да, исән калганнар да – алар барысы да безнең бөек тарихыбызның, бүгенгебезнең һәм киләчәгебезнең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Алар язмышында халкыбызның бетмәс-төкәнмәс рухи куәте һәм какшамас ихтыяры гәүдәләнә.Тәрбияче Анжелика Пушкова сүзләре белән әйткәндә, безнең ветераннарны, тылда батырлык күрсәткәннәрне котларга, аларга үзебезнең хөрмәтебезне белдерергә мөмкинлегебез бар. Приютның урта төркем малайлары тарафыннан “ Балалар сугышны сурәтлиләр” дигән тематика астында ясалган рәсемнәрдән эчтәлекле күргәзмә оештырылды.Рәсемнәр аша балаларның сугышка мөнәсәбәтләрен, солдатларның батырлыкларын күреп була. “Хәзерге заманда балаларга патриотик тәрбия бирү, шәхесне формалаштыру катлаулы һәм дәвамлы эш. Яшь буында гаиләне, мәдәниятне, тарихны ихтирам итү; халыкны, аның традицияләрен, батыр улларын, кызларын олылау кебек иң изге хисләр тәрбияләү билгеле бер эзлеклелектә алып барылырга тиеш икәнлеген аңлап эш итәбез “,- тәрбияче А.Пушкова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International