“Балкыш”социаль приютында тәрбияләнүчеләр ветераннар өчен котлау открыткалары һәм сувенирлар әзерләделәр

2018 елның 16 мае, чәршәмбе
9 нчы май бәйрәме ул барыбыз өчен дә бик зур бәйрәм. Бу көнне без Җиңү бәйрәмен генә түгел, ә яу кырыннан әйләнеп кайтмаучыларны искә алып, аларның батырлыклары алдында баш иябез.“Балкыш”социаль приютында тәрбияләнүчеләр ветераннар өчен котлау открыткалары һәм сувенирлар әзерләделәр.Балаларның кул хезмәте белән ясалган сувенирлар ветераннарга хөрмәт хисе белән сугарылган. Бөек Җиңүгә багышланган концерт барышында приютта тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә георгиев лентасыннан ясалган бүләкләрен тапшырдылар. “Бөек Ватан сугышы елларында безнең әби- бабаларыбыз искиткеч батырлыклар күрсәткәннәр. Баларыбызның кул эшләре аларга булган ихтирам, хөрмәт күрсәтүнең кечкенә генә булса да бер матур күренеш ”,- дип фикерләре беләш уртаклаштылар тәрбиячеләр Ираида Мадиярова һәм Елена Паранина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International