Түбән Кама социаль приютында тәрбияләнүчеләр фотограф Леонид Авраменконың күргәзмәсендә булдылар.

2018 елның 16 мае, чәршәмбе
Шушы көннәрдә приютта тәрбияләнүчеләр өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды.Түбән Кама яшь шәһәр булса да , ул үзенең истәлекле урыннары белән аерылып тора.Шәһәр музеенда балалар фотограф Леонид Авраменконың иҗат эшләре белән таныштылар.Аның күргәзмәсендә ветераннарны сурәтләгән искиткеч тирән мәгънәле фотоларны балалар шаккатып күзәттеләр. Музей бинасыннан ерак түгел урнашкан Мактау тактасы янында тукталып, шәһәребез тормышына лаеклы өлеш керткән шәхесләрнең портретлары карадылар. Икенче тукталыш-Лемаев паркы. Балалар бу паркның барлыкка килү тарихын белделәр, соңыннан мәйданчыкларда рәхәтләнеп уйнадылар. “Балкыш “ социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең ял вакытын дөрес итеп оештыру –тәрбия чараларының бер өлеше.Шәһәребезнең истәлекле урыннарында булу социальләштерүгә ярдәм итүче бер алым булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International