“Юлларда куркынычсызлык”

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Шәһәрдә булганда без көн саен юл хәрәкәтендә катнашучыларга әйләнәбез. Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм катгый рәвештә үтәргә тиешбез. Бары тик юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгән  очракта гына без үзебезне һәм якыннарыбызны фаҗигадән саклап кала алабыз.

     Юлларда җәяүлеләр белән бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында Татарстан республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Чистай муниципаль районында дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Балкыш”  белгечләре “Мангуст” отряды волонтерлары белән бергәләп 2018 елның 22  маенда “Юлларда куркынычсызлык”  буклетларын өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International