Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре әти-әниләр өчен “Интернетның балаларга начар яктан тәэсире” дип исемләнгән лекция оештырды. Бу чара “2017-2019 нчы елларда Татарстан Республикасында балаларның медиааралыкта мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча “Юл картасы” кысаларында уздырылды.
Белгеч әти-әниләргә балаларны интернетта сагалап торучы куркыныч, ялган тозагына эләгү, баланың үз-үзен тотышында начар якка үзгәрешләр барлыкка килүне алдан кисәтү, андый үзгәрешләрнең балага тәэсире турында сөйләде. Бу гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән Кимберли-Янг методикасы буенча үткәрелгән психологик тикшерү балаларда интернет бәйлелек булмавын ачыклады.