24 май 2018 ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә уку елы тәмамлану уңаеннан “Ура каникуллар” дип аталган бәйрәм чарасы үтте.
2018 елның 24 маенда «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин иту hэм социаль яклау министрлыгыныңӘлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәту узәгенең гаилә hәм балаларга социаль ярдәм курсәту булекчәсе карамагында торучы гаиләләрдәге ата-аналар белән «Нәрсә ул ата-ана булу?» лекториясе кысаларында «Гаилә низаглары hәм балалар: аларнын балалар өчен тискәре нәтижәләре» дип исемләнгән төркемле дәрес уткәрелде.
2018 елның 23 маенда «Забота» приютында медбрат Лифанов Виктор Владимир улы мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчеләр белән дару үләннәре белән таныштыру максатында «Безнеңдус - тузганак» дигәнсәламәтлек минуты үткәрде.
Бурычлар:
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тренажерный залда анда тэрбиялэнуче балалар бик яратып шогеллэнэлэр. Спорт белэн шогеллэнү һәрвакыт сэламэтлек өчен кирәк.
“Гнездышко” приютында Татарстан дәүләт симфоник оркестрының музыкантлары кунакта. Оркестрның баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский.
23 нче май 2018 ел
Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына ТР Дәүләт советы депутаты Хөснетдинов М. Г. һәм Яңа Чишмә муниципаль районы Советы “Мәрхәмәт – Милосердие» җәмгыяте рәисе Попкова Н.И. килделәр. Кунаклар территорияне, психологик ял бүлмәсен карадылар. Картлар йорты директоры Шилова Н.В. белән әңгәмәдә мөһим проблемалар турында сөйләштеләр һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар .
23 май көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары Расиха Хәмидуллина, Резедэ Хаҗиева, Гөлнур Һәдиуллина, Рәзилә Әхмәтшина катнашында зур концерт узды. Җырга-моңга гашыйк нәни “сандугачларыбыз” сәхнә тоттылар. Өлкәннәр дә кушылып җырлап утырдылар. Шундый яшь талантлар булганда, киләчәгебез өметле!
23 май 2018 ел, чәршәмбе
“Бергә булдырабыз” Республика проекты кысаларында “Астра” тернәкләндерү үзәгендә гаилә көненә багышланган чара үтте, ул чын – чынлап гаилә концерты булды.Бу концертның катнашучылары булып Никитиннар гаиләсе: Никитина Елена һәм аның малае - Илья.
2018 елның 23 май, чәршәмбе
Бу көннәрдә безнең интернат-йортында яшәүчеләр картлык – яшәр һәм сөенер өчен вакыт икәнен исбатладылар. Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында моң, җыр һәм такмаклар кичәсе үтте. Бәйрәм белән культорганизатор Шәймарданов Сәетнур Нури улы җитәкчелек итте. Безнең баянчынын дәртле көйләренә социаль хезмәт алучылар танылган җырлар һәм такмаклар рәхәтләнеп җырладылар. Бу кичәдән бөтен кешенең уңай хисләр генә калды!