“Бергә булдырабыз” Республика проекты кысаларында “Астра” тернәкләндерү үзәгендә гаилә көненә багышланган чара үтте, ул чын – чынлап гаилә концерты булды.Бу концертның катнашучылары булып Никитиннар гаиләсе: Никитина Елена һәм аның малае - Илья.
Тамашачыларны кызыклы биюләре белән Галеевлар гаиләсе сөендерделәр: әниләре Галеева Лилия, әтиләре – Галеев Илдар һәм уллары – Марат. Шулай ук татар биюе булды, бөтенесе әти – әниләр, балалар, кунаклар рәхәтләнеп биеделәр.
Әхмәтшинә Гөлүзә курайда уйнап үз һөнәрен күрсәтте.
Барлык катнашучыларны “Астра” тернәкләндерү үзәгенең җитәкчесе Дакенов Музакир рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчләр белән бүләкләде.
Барлык катнашучылар һәм тамашачылар уңай тәэсирләр алдылар.