Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарманның киләчәк җәүһәрләре!

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

    23 май көнне  Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары Расиха Хәмидуллина, Резедэ Хаҗиева, Гөлнур Һәдиуллина, Рәзилә Әхмәтшина катнашында зур концерт узды. Җырга-моңга гашыйк нәни “сандугачларыбыз” сәхнә тоттылар. Өлкәннәр дә кушылып җырлап утырдылар. Шундый яшь талантлар булганда, киләчәгебез өметле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International