Хәтирәләр өлкәннәрнең тормышында хисләрне яңарта. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында "Хәтирәләр терапиясе" киң кулланыла. Анда борынгы авыл ишек алды ясалды һәм аны аларның яшь чакларындагы көнкүреш әйберләре белән җиһазландырылды. Бу ишек алдында алар яшьлек хәтирәләрен яңарталар, эмоциональ хәләтләрен яхшырталар.