25 нче май 2018нче ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Мин һәм минем илем» дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты – күңелдә булган шомны, борчуны киметү, арыганлыкны бетерү.
Ком терапиясе — ул дөнья белән һәм үз-үзең белән аралашуның бер ысулы; эчке киеренкелекне яхшырту, аның символик дәрәҗәсен гәүдәләндерү ысулы. Үсеш юллары ысулы үз-үзеңә ышанычны арттыра һәм яңа мөмкинлекләр ача. Ком терапиясе - үзеңнең уникаль образыңны җыеп, үз кулын белән язылган дөнья күренешенә сокланып, психик бөтенлекне ныгытырга мөмкинлек бирә.
Чарада социаль хезмәт алучылар комлыкны зур чүл дип күзаллап, комлыкта кечкенә уенчыклар кулланып, һәрберсе аерым бер дәүләт төзеп, үзләре төзегән ил турында сөйләделәр. Чара ахырында түбәндәге мәсьәләләр буенча: алар төзегән илдә нинди халык яши, нәрсә белән шөгыльләнә, аларның охшашлыгы һәм аермасы турында фикер алыштылар.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар күңелдә булган шом, борчулардан арынып, уңай эмоция һәм яхшы кәеф алдылар.
Чарада 5 кеше канашты.