9 нчы июнь 2018 ел, шимбә
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә китапханә хезмәткәре Дарья Миронова социаль хезмәт алучылар өчен Русия көненә багышланган «Минем ватаным – Русия» дигән интеллектуаль блиц – турнир уздырды.
Чараның максаты: бәйрәм алдыннан кәеф күтәрү, гражданлык, патриотик хисләр шартлары тудыру һәм актив тормыш позициясе үстерү иде.
Белгеч социаль хезмәт алучыларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде hэм якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Блиц - турнир берничә турдан торды: «Безнең горурланырлык һәм саклар әйберләребез бар», «Табышмаклар», «Боларны Русиядә генә очратып була», «Рәссамның исемен әйт», “Әдәби үзән”. Катнашучылар күңелле разминкадан соң, алтышар кешедән торган «Кызыл кызлар» һәм «Батырлар» дигән командаларга бүленделәр. Команда әгъзалары серле кубикны ыргытып, дөрес җаваплары өчен очколар алдылар.
Чара слайд – презентация белән, Русия турында «Мин, син, ул – бергә бөтен ил», «Русия – Русь», «Минем Русия озын толымлы ил» дигән шигырьләр һәм җырлар белән аралашып барды.
Турнир барышында катнашучылар үзләренең рус халкының тарихын, көнкүреш һәм мәдәният өлкәсен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Соңыннан уенга йомгак ясап, командаларга бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар үзләре теләгән шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, чараны тәмамладылар, яхшы кәеф күтәренкелеге һәм уеннарыннан кәнәгатъ калдылар.
Чарада 42 кеше катнашты.
Россия көне илебез халкы өчен зур бәйрәм булып санала. 9 нчы июнь көнне “Милосердие” үзәгендә без зур бәйрәмгә багышланган тантаналы чара уздырылды.
«Гармония» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең психологы Төхвәтуллина Ләйсән Ильдаровна, «Минем хыялладагы Һөнәрем» дигән арт терапия элементлары белән төркемле чара уздырган. Әлеге дәреснең максатлары киләчәк профессия турында күзаллаулар формалаштыру, үзе сайлаган һөнәренең дереслеге терында булды. Балалар дәрестә “һөнәр” понятиясе белән таныштылар, бирелгән тематикка рәсемнәр үтәделәр һәм башка катнашучылар алдында аларны тәкъдим иттеләр. Дәрес дустанә шартларда үтте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегендә социаль хезмәтләр кабул итүче һәм күп балалы, аз керемле гаиләдә тәрбияләнеп ведомствоара исәптә торучы балалар өчен социаль педагог һәм психолог тарафыннан " Метафорик тренинглар. Дөнья халыклары әкиятләре аша балаларда наркотикларга каршы тискәре караш формалаштыру" (А.Г. Жиляев, Т.И. Палачева) дип аталган шөгыльләр курсы алып барыла.
Дәүләт бюджет оешмасы “Халыкка косплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доброе средце» Чирмешән муниципаль районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре МЧС һәм ПДН эшчеләре белән берлектә җәйге каникул вакытында бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү максаты буларак гаиләләрдә булдылар.
6 июньнән Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында бильярд буенча бәйге башланды. Бәйгедә интернатта яшәүче 9 кеше катнаша. Хөкемдар итеп шушы ук интернатта яшәүче – Вилданов Рузалин Әнвәр улы сайланды. Бәйге катнашучылар арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, физик күнегүләрнең кеше организмына бик яхшы тәэсир итүенә булыша. Бильярд уены уйнаганда уенчылар дәртләнеп, күтәренке күңел белән уйныйлар. Алга таба да өлкәннәребез арасында мондый бәйгеләрне күбрәк үткәрергә дигән фикердә калабыз. Чөнки ул алар өчен аралашу чарасы да, сәләмәт яшәү рәвеше дә булып тора.
Җәлил картлар йортында һәрдаим хезмәт белән дәвалау дәресләре алып барыла. Өлкәннәр хезмәт буенча инструктор белән берлектә интернатның әйләнә тирәсен төзекләндерүдә үзләренең көчләрен куялар. Кул астындагы материаллар ярдәмендә төрле сүрәтләр ясалды һәм интернат тирәли урнаштырылды. Хезмәт белән дәвалау ярдәмендә безнең өлкәннәребез бер-берсе белән күбрәк аралаша, бу дәресләр өлкәннәребезгә һәръяклап та ярдәм итә, яшәүгә дәрт, дәрман өсти.
Россия көне алдыннан «Буыннар сәламәтлеге» проекты кысаларында Алабугада спорт фестивале үткәрелде.
Үз-үзләрен кайгырта алмаган картларны һәм инвалидларны ачыклау максатыннан, Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны барлый башладылар. Элеге чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү (2013 – 2018 еллар) чаралар планын (“юл картасын”) раслау турында” карарын үтәү кысаларында башкарыла. Өлкән яшьтәгеләрнең яшәү шартларын өйрәнү барышында социаль хезмәткәр тарафыннан акт тутырыла, социаль хезмәтләргә мохтаҗлык билгеләнә.
Һәр ел 8 июнь аенда безнең илдә «Социаль хезмәткәре көне» бәйрәм ителә - бу бәйрәм йөрәкле кешеләрнең, әзер ярдәм итергә теләсе кайсы минута, кешеләргә кем авыр тормыш хәлендә булган.