6 июньнән Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында бильярд буенча бәйге башланды. Бәйгедә интернатта яшәүче 9 кеше катнаша. Хөкемдар итеп шушы ук интернатта яшәүче – Вилданов Рузалин Әнвәр улы сайланды. Бәйге катнашучылар арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, физик күнегүләрнең кеше организмына бик яхшы тәэсир итүенә булыша. Бильярд уены уйнаганда уенчылар дәртләнеп, күтәренке күңел белән уйныйлар. Алга таба да өлкәннәребез арасында мондый бәйгеләрне күбрәк үткәрергә дигән фикердә калабыз. Чөнки ул алар өчен аралашу чарасы да, сәләмәт яшәү рәвеше дә булып тора.