Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегендә социаль хезмәтләр кабул итүче һәм күп балалы, аз керемле гаиләдә тәрбияләнеп ведомствоара исәптә торучы балалар өчен социаль педагог һәм психолог тарафыннан " Метафорик тренинглар. Дөнья халыклары әкиятләре аша балаларда наркотикларга каршы тискәре караш формалаштыру" (А.Г. Жиляев, Т.И. Палачева) дип аталган шөгыльләр курсы алып барыла.
Шундый шөгыльләрнең чираттагысы Республика дәрәҗәсендә уздырылган "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында узды. Чарада Зәй шәһәре 4 номерлы мәктәбенең мәтәп яны лагерына йөрүче балалар катнашты. Шулай ук “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегендә исәптә торучы һәм социаль хезмәтләр алучы балалар да теләп кушылды.
Шөгыльнең темасы -"Карлик нос" әкияте белән танышу аша, составында наркотик матъдәләр булган әйберләрне татып карау һәм куллануга каршы тискәре фикер тудырып, акылны томалаучы матъдәләр татып карау тәгъдименнән вакытында баш тарта белүне формалаштыру.
Әлеге чара барышында балалар таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр, тыелган матъдәләр куллануның аяныч тәтиҗәләре турында мәгълүмат алдылар.