Русия көненә багышланган «Минем Ватаным – Русия» дигән интеллектуаль блиц – турнир

2018 елның 9 июне, шимбә

9 нчы июнь 2018 ел, шимбә

  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә   китапханә хезмәткәре Дарья Миронова социаль хезмәт алучылар өчен Русия көненә багышланган «Минем ватаным – Русия» дигән интеллектуаль блиц – турнир уздырды.

   Чараның максаты: бәйрәм алдыннан кәеф күтәрү, гражданлык, патриотик хисләр шартлары тудыру  һәм актив тормыш позициясе үстерү иде.

   Белгеч социаль хезмәт алучыларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде hэм якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

    Блиц - турнир  берничә турдан торды: «Безнең горурланырлык һәм саклар әйберләребез бар», «Табышмаклар», «Боларны Русиядә генә очратып була», «Рәссамның исемен әйт», “Әдәби үзән”. Катнашучылар  күңелле разминкадан соң, алтышар кешедән торган «Кызыл кызлар» һәм «Батырлар» дигән  командаларга бүленделәр. Команда әгъзалары серле кубикны ыргытып,  дөрес җаваплары өчен очколар алдылар.

    Чара слайд – презентация белән, Русия турында «Мин, син, ул – бергә бөтен ил», «Русия – Русь», «Минем Русия озын толымлы ил» дигән шигырьләр һәм җырлар белән аралашып барды.

    Турнир барышында катнашучылар үзләренең рус халкының тарихын, көнкүреш һәм мәдәният өлкәсен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Соңыннан уенга  йомгак ясап, командаларга бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар  үзләре теләгән шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, чараны тәмамладылар,  яхшы кәеф күтәренкелеге һәм  уеннарыннан кәнәгатъ калдылар.

Чарада 42 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International