Россия көне алдыннан «Буыннар сәламәтлеге» проекты кысаларында Алабугада спорт фестивале үткәрелде.
Бу чарада «Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда яшәүчеләр, психоневрологик интернатта тәрбияләнүчеләр, бу оешмаларда хезмәт күрсәтүчеләр hәм «Алтын яшь» дип аталган өлкәннәрнең иреклеләр отряды катнашты.
Фестивальдә катнашучылар «бочча» hәм «джаколло» уеннары буенча көч сынаштылар. Шахмат, шашка уеннарын яратучылар өчен турнир оештырылды.
Бәйрәмне йомгаклап «Алтын яшь» активистлары концерт бүләк иттеләр.