Җәлил картлар йортында татар халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

21  нче июнь көнне Җәлил картлар йортында  татар халкыбызның милли бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй бәйрәме   уздырылды.  Бәйрәм интернат  ишегалдында үтте. Көне дә бик матур иде. Иң беренче итеп өлкәннәребезне  интернатыбызның җитәкчесе  Салахова Миңзелфие Минҗәһит кызы котлады. Шул форсаттан файдаланып,  бильярд  буенча ярышкан егетләрбезгә  истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмебездә барлык өлкәннәребез дә  бик теләп катнашты. Күңелле уеннар, төрле – төрле ярышлар оештырылды. Һәм болар барсыда җырлар, биюләр белән үрелеп барылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International