“Ариадна җебе” программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Валиахметова 6 нчы санлы социаль участокта күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнелүче 12 бала өчен «Нәрсә ул дуслык?» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: дуслык турында булган төшенчәне формалаштыру, кешеләргә карата дустанә караш тәрбияләү.
Дәрес башында «Танышу» дип аталган уен үткәрелде: кәгазъ битендә чит ил телендә язылган танышу сүзләрен укырга кирәк иде. Аннан соң, катнашучылар команда буенча белгеч әйткән һәм аларга туры килгән җөмләләргә, теге яки бу хәрәкәтне үтәргә тиеш булдылар. Мәсәлән: кем яхшы кәеф белән торган, нинди дә булса кызыклы яңалык белергә әзер, кичә әнисенә булышырга баш тартмаган, ишегалдында дуслары белән уйнаган һ. б. «Мәкальне җый» биремендә балалар мозаика принцибы буенча дуслык турында мәкаль җыйдылар. “Сыйфатны бел” биремендә үз дусларында күбрәк очратырга тырышкан сыйфатлар: гаделлек, йомшаклык, кайгыртучан, сизгер һ. б. кебек сыйфатларны яктыртырга тиеш иделәр. «Бу-мин!» уенында белгеч әйтеп үткән сыйфатларга ия булган балалар урыннарыннан сикереп басырга тиеш булды. Аннары белгеч «Өч дус», «Зәңгәр яфраклар», «Ишегалдында» (В. Осеева буенча) хикәяләреннән өзек тыңларга һәм алар буенча фикер алышырга тәкъдим итте.
Дәрес ахырында, укучылар белгеч белән берлектә: чын дус - нинди ул, ул нинди сыйфатларга ия була һәм үзеңдә андый сыйфатлар булдырыр өчен ниләр эшләргә кирәк икәнен тагын бер кат кабатлап үттеләр.