"Вакытны әрәмгә уздырмыйбыз". Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында социаль хезмәттән файдаланучыларның көнкүреше, вакыты файдалы, нәтиҗәле үтсен өчен күп төрле технологиялар һәм методикалар кулланып эшлиләр.Менә берничә ел инде учрежденияда “Гарденотерапия” технологиясы уңышлы кулланыла.Гарденотерапия- ул үсемлекләр,гөлләр,яшелчәләр үстерү аркылы психосоциаль реабилитация үткәрү.Җир белән эшләү,чәчәкләр,гөлләр үстерү ,алаларны тәрбияләү зур нәтиҗә бирә.Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар көчләреннән килгәнчә физик хезмәт белән шөгылләнәләр, аларның кәефләре күтәрелә,психик яктан тынычланалар,тормышка карашлары яхшы якка үзгәрә.Донцова Людмила Егоровна һәм Харисова Мөслинш Харисовна инде берничә ел бергә тату ,матур,яшиләр.Бергә орлыклар сайлап гөлләр утырталар,аларга су сибәләр,төпләрен йомшарталар, бүлмәләре һәрвакыт чәчәкле гөлләргә күмелеп утыра.Гөлләр үстерү, бергә эшләү аларны тынычландыра,дуслаштыра ,көннәрен файдалы үткәрергә булыша