3 июль 2018 ел, сишәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбичеләре Свиньякова Юлия һәм Самойлова Гөлчәчәк “Балаларның гаиләдәге хокуклары һәм бурычлары” дигән әңгәмә үткәрделәр.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребездә жэйге эшләрнең кайнаган вакытында бакча эшләрендә: түтәлләрне йомшарту, бәрәңге төбе өюдә, яшелчә үстерү өстендә кайнашалар.
Менделеевск муниципаль районында «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү булекчәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Скандинав йөреше» дип аталган сәламәтләндерү терапиясе кулланыла. Саф һавада чаңгы таяклары белән йөрү – күп төрле мускуллар өчен бик нәтиҗәле һәм һәркем өйрәнә алырлык күнегүләр.
03 нче июль көнне Җәлил картлар йортына В.А.Евсеев исемендәге төркем иллюзион тамаша уздырды. “Убырлы карчык һәм үлемсез Кощей маҗаралары” дип исемләнгән тамаша күрсәтелде. Бу тамашада барлык өлкәннәребездә әкият дөньясын гизеп, төрле уеннар, җырлар , биюләрдә катнашты. Үзенең шогыльләрен Чарли исемле эт тә күрсәтте. Соңыннан Чарли белән фотога да төштеләр.Тамаша безнең өлкәннәребезгә бик ошады, бик күңелле булды, алар бу тамашадан канәгать һәм көне буена җитәрлек күтәренке кәеф алып калды..
Җәлил картлар йортында Заһирова Мәрзия үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итеп үтте. Мәрзия апа тумышы белән Ютазы районы Кәрәкәшле авлында туып үскән, гомере буе шул колхозда эшләгән, гомер иткән. Яшенә караганда Мәрзия апа яшлегендәге тормышын, үткән гомерен искә алып сөйли. Мәрзия апаны котлап Ютазы районы социаль хезмәт күрсәтү җитәкчесе Галиәхмәтова Голнара Азат кызы һәм Җәлил бистәсе башлыгы Кәримов Рафик Әсһәм улы килгән иде. Алар Мәрзия апаны хөрмәтләп истәлекле бүләкләр бирделәр һәм үзләренең җылы хисләрен, теләкләрен белдерделәр.
Быел Татарстаныбыз 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Элеге уңайдан җомхурият күләмендә торле эчтәлегтәге бик күп чаралар уздырыла. Безнең “Исток-Башлангыч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү оешмасының Зай-Каратай авылы бүлегендә «Бавырсак-шоу” дигән бик кызыклы тамаша булып үтте.
Ата-аналар мәктәбе
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе 16 инвалид бала ата-анасы өчен тәрбияче Борисова А.В. “Сможем вместе” проектын тормышка аштыру кысасында 02нче июльдә “Балаларның эмоциональ, шәхси өлкәсен үстерүдә театр эшчәнлегенең әһәмияте ” исемле шогыль уздырды. Антонина Валентиновна театр эшчәнлеге балаларның оялчанлыгын, куркуын киметә һәм социалләшүенә булыша, - диде.
"Яшел фитнес" КЦСОН "Надежда"
Кили авылында яшәүче Бибинур Хөснетдин кызы Нурмөхәмәтовага 2 июль көнне 90 яшь тулды.