“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Балаларның гаиләдәге хокуклары һәм бурычлары” дигән әңгәмә үтте

2018 елның 3 июле, сишәмбе

3 июль 2018 ел, сишәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбичеләре Свиньякова  Юлия һәм Самойлова  Гөлчәчәк “Балаларның гаиләдәге хокуклары һәм бурычлары” дигән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмәнең максаты балаларны гаиләдәге хокуклар һәм бурычлар белән таныштыру, “хокук”, “бурыч” төшенчәләренең нәрсә белдергәнен аңлату. Әти – әниләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, туганнар һәм якыннар турында кайгыртырга өйрәтү.

Әңгәмә барышында балалар гаилә һәм ни өчен алар гаиләләре белән яшәүләре турында фикер алыштылар. Ни өчен гаиләдә кагыйдәләр һәм вазыйфалар үтәргә кирәклеген аңладылар. Әдәби геройлар үрнәгендә гаиләдә балаларның хокукларын карадылар. Гаиләдә баланың хокуклары гына түгел, ә бурычлары да барлыгын ачыкладылар. Әңгәмә ахырында В.Осееваның “Уллары” дигән хикәясен тыңлап үттеләр. Үз хокукларыңны һәм вазыйфаларыңны ничек бозмаска турында фикер алыштылар.

Чарада 13 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International