Җәлил картлар йортында Заһирова Мәрзия үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итеп үтте. Мәрзия апа тумышы белән Ютазы районы Кәрәкәшле авлында туып үскән, гомере буе шул колхозда эшләгән, гомер иткән. Яшенә караганда Мәрзия апа яшлегендәге тормышын, үткән гомерен искә алып сөйли. Мәрзия апаны котлап Ютазы районы социаль хезмәт күрсәтү җитәкчесе Галиәхмәтова Голнара Азат кызы һәм Җәлил бистәсе башлыгы Кәримов Рафик Әсһәм улы килгән иде. Алар Мәрзия апаны хөрмәтләп истәлекле бүләкләр бирделәр һәм үзләренең җылы хисләрен, теләкләрен белдерделәр.