23 июнь 2018ел.
Әгерҗедәге «Яшьлек» паркында «Яшел фитнес» дип аталган бөтенроссия проекты старт алды. «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәте Казанда һәм Әлмәттә 2015 елда барлыкка килде. Саф һавада бушлай спорт дәресләре стретчинг, йөгерү, тай-бо, йога кебек юнәлешләр буенча уздырылачак.
Спорт белән шөгыльләнергә әгерҗелеләр гаиләләре белән килгән иде. Проектны ачу тантанасында балалар иҗат коллективлары чыгыш ясадылар һәм күптән түгел футбол буенча Дөнья чемпионатының ачылу матчында туп биреп торган «Кадетлар» футбол командасы кызлары үз осталыкларын күрсәтте.
Хәзер безнең шәһәрдә проект кысаларында һәр шимбә көнне иртәнге сәгать 9дан «Олимп» спорт комплексының яшел газонында профессиональ тренерлар шәһәр халкы һәм кунаклар өчен саф һавада бушлай дәресләр уздырачак . Иң актив катнашучылар бүләкләр алачак. Бик кызыклы һәм файдалы проект. Анда катнашу бик күңелле булды.