Быел Татарстаныбыз 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Элеге уңайдан җомхурият күләмендә торле эчтәлегтәге бик күп чаралар уздырыла. Безнең “Исток-Башлангыч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү оешмасының Зай-Каратай авылы бүлегендә «Бавырсак-шоу” дигән бик кызыклы тамаша булып үтте. Аны социаль хезмәткәр Шарюкова Фаридә эзерләде. Чүте авылында Файрушина Язилә “Кыстыбый бәйрәме” үткәрде. Элеге ханымнар ойләрендә безнең социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны ямле чәй табыны корып, баурсак hәм кыстыбый белән сыйладылар. Татар милли кухнясы ризыкларга искиткеч бай. Бу ризыкларны без бик теләп эзерлибез, яратып ашыйбыз, hәрдәим торләндереп торабыз, фикер алышабыз. Башка милләт вәкилләредә, шулай ук чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез дә милли ризыкларыбызны эзерлиләр hәм кулланалар. Еллар узар, әмма милли кухнябыз үзенең кыйммәтен югалтмас, рецептларын тагында баетылып буыннан буынга тапшырылыр дип ышанып эйтә алабыз.