Россиядә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Менделеев муниципаль районында"Берег Надежды" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә, өйдә социаль ярдәм алучылар өчен «Без бер-беребезгә кирәкбез!» тематик видео-презентация әзерләгәннәр.
Әлеге чараның максаты – гаиләнең кеше тормышында ролен формалаштыру, гаиләдә җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру.
Гаиләнең кеше тормышында роле, аның кыйммәтләре, традицияләре турында, Петр һәм Феврония гаиләсе турында легенда видео-презентацияда күрсәттеләр.
Күпчелек өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар бу турында беренче тапкыр ишеттеләр.Соңыннан алар үз гаиләләренең тарихы белән уртаклаштылар.